Менделеевскида «Тыныч таулар " пляжында өмә узды

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Ел саен әлеге акция әйләнә-тирә мохит турында кайгыртучы битараф булмаган күпсанлы кешеләрне берләштерә. Быел Бөтенроссия акциясенә Менделеевскилылар да кушылды.

Шәһәр иҗтимагый оешмалары һәм яшьләр хәрәкәтләре активистлары, муниципаль хезмәткәрләр, гомуми белем бирү оешмалары, шулай ук район халкы Кама елгасы ярын тагын да чистарак, уңайлырак һәм матуррак итү өчен берләште.

Уртак көчләр белән яр буе зонасы тулысынча чүп-чардан чистартылды, шулай ук аквалангистлар елга төбен чистарттылар.

Барыгызга да актив катнашуларыгыз өчен рәхмәт белдерәбез! Ефремовлар, Тимерхановлар гаиләсенә, 1,2,4 нче мәктәпләргә, ОВЗ, 1 нче гимназиягә; «Мирас» татар гимназиясенә; 3 нче химия-технология лицеена, 1,10,12 нче балалар бакчаларына, шулай ук Яр Чаллы шәһәреннән килгән волонтерларга аерым рәхмәтебезне белдерәбез.

Өмә «Экология» илкүләм прокты кысаларында үткәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International