Дәүләт Думасы территорияләрне үстерү фондының төзелеп бетмәгән объектларны һәм социаль учреждениеләр төзү өчен буш җир кишәрлекләрен төбәкләргә тапшыру хокукы турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проект координаторы Әлфия Когогина: «Соңгы елларда алданган өлешчеләрнең хокукларын торгызу буенча масштаблы эш башкарылды. Күп кенә йортларны төзеп бетерә алганнар, әмма кайбер очракларда кешеләргә компенсация түләгәннәр. Бүген шәһәрләрдә, территорияләрне үстерү фонды карамагында, төзеп бетерүне таләп итә торган объектлар бар, әмма коммерцияле сатудан башка тиешле инструментлар юк. Без төзелеп бетмәгән яисә буш җир кишәрлекләрен төбәк һәм муниципаль милеккә тапшыру механизмын тәкъдим итәбез, мәсәлән, социаль объектлар төзү өчен».
Закон проекты шәһәрләрдә капиталь төзелеш объектларының (күпфатирлы торак йортларның) күп булуы проблемасын хәл итү максатларында эшләнгән, мондый объектларны төзүчеләр бөлгенлеккә төшү сәбәпле төзелешләре туктатылган, ә мондый объектлар астындагы җир кишәрлекләренә милек хокукы «Территорияләрне үстерү фонды» гавами-хокукый компаниясенә карый.
Моңа бәйле рәвештә «Банкротлык турында» ФЗ нигезендә Фондка тапшырылган җир кишәрлекләрен тартып алу (сатып алу) үзенчәлекләре карала, шулай ук РФ субъектының өлешле төзелештә катнашучы гражданнарга түләнгәннән соң калган фонд мөлкәтен сатып алу хокукы регламентлана.
ФЗ 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керә.