"Коррупция" сүзе латинча coruptio сүзеннән килеп чыга - бозарга, сатып алырга. Коррупция демократик институтларның закон өстенлегенә нигезләнгән тотрыклылыгына, тигезлек һәм социаль гаделлек конституциячел принципларына, базар икътисадының нормаль торгызылуына яный, әхлакый һәм социаль тетрәнүләргә сәбәп була.
Коррупция күренешләре кешенең гадел әйләнә-тирә дөньяга ышанычын юкка чыгара. Чөнки һәр кеше, дөнья гармонияле төзелгән һәм һәркем тормышта үзенең шәхси сыйфатлары һәм үз-үзен тотышы белән лаеклы булганны ала, дип ышана. Әгәр дә кеше тиешсез рәвештә үзенә ярамаганны ала икән, әйләнә-тирәдәге кешеләр өчен дөньяның гармониялелеге картинасы җимерелә. Коррупция феномены илдәге һәм җәмгыятьтәге гомуми хәлгә тискәре йогынты ясый. Шул рәвешле, коррупция халыкны киләчәктән мәхрүм итә, милләтнең таркалуына һәм деградациясенә китерә.
Коррупция эшчәнлеге бер затларның икенчеләре алдында хокуклары һәм ирекләре күләмен нигезсез арттырырга ярдәм итә (мәсәлән, җир кишәрлеген яки бинаны законсыз арендага алганда). Коррупция - ул, барыннан да элек, законда каралмаган матди дөнья объектларын һәм матди булмаган өстенлекләрне, гавами вәкаләтләрне гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә йә вазыйфаи затлар тарафыннан үзләренең хезмәт урыннарыннан файдаланып, яхшылыкларны бирү һәм файдалану. Гаделсез бүлү нәтиҗәсендә матди һәм башка кыйммәтләр зур булмаган кешеләр төркеме кулында туплана, күпчелекне социаль шартлауга этәрә. Мондый дискриминация закон каршында барысының да тигезлеге принцибын тупас бозу булып тора да инде, ул дәүләтнең үзенә дә, дәүләт хезмәткәрләренә дә ышанмауга ярдәм итә.
Коррупциягә каршы көрәш системалы якын килүне таләп итә, чөнки бу күренеш - дәүләт белән идарә итү тәртибен бозу. Аның белән көрәшү планын эшләүдән тыш, закон һәм суд каршында тигезлек принцибын тәэмин итү өчен дәүләт органнарының гына түгел, гражданлык җәмгыятенең дә тырышлыгы кирәк.
Әмма җәза функцияләреннән тыш, дәүләт һәм хокук коррупцияне кисәтүне тәэмин итәргә тиеш. Ә менә моның өчен коррупцион тәртипне булдырмау, шулай ук мондый гамәлләр фактларын вакытында ачыклау һәм булдырмау мөмкинлеге бирә торган тулы бер чаралар комплексы таләп ителә.
Коррупцион эшчәнлекне кабул итмәү, коррупционерларны гаепләү өчен гражданлык җәмгыятенең нәтиҗәле инструментларының берсе буларак массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итәргә кирәк. Өстәвенә, коррупциягә каршы тәрбия мәктәптә үк башланырга тиеш, анда балаларны ришвәт алучыларга каршы торырга өйрәтергә тиешләр. Әлегә исә ришвәтчеләрне "теләсә нинди мәсьәләне хәл итә" ала торган уңышлы эшмәкәрләр сыйфатында карыйлар, бөтен эш аның бәясендә. Коррупциягә каршы тәрбия-авыр һәм җентекле хезмәт, ул ахыр чиктә теләсә кайсы гражданга, ул нинди генә вазыйфа биләмәсен, бирергә дә, ришвәт алырга да лаексыз һәм отышлы булмаячак.
Коррупция икътисадка тискәре йогынты ясап кына калмый, дәүләт институтларын көчсезләндерә, дәүләт хакимиятенең нәтиҗәсезлегенә китерә, дәүләтнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген киметә, ә иң мөһиме, хокукый демократик дәүләтнең нигез принцибы булган кеше хокуклары һәм ирекләре тигезлеген турыдан-туры яки читләтеп бозу булып тора. Закон һәм суд каршында тигезлекнең конституциячел принцибы коррупциягә каршы көрәшнең ышанычлы хокукый, икътисадый, административ-оештыру һәм башка нормалар, процедуралар һәм механизмнары төзелгәнче, дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте коррупциягә каршы көрәштә нәтиҗәле хезмәттәшлек юлларын тапканчы куркыныч астында булачак.