Роберт Искәндәров махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча атналык киңәшмәләрне шәхсән үзе җитәкләде

2026 елның 5 августы, чәршәмбе

Районда яңа эш системасы кертелү белән бәйле  район Башлыгы шәхсән үзе яклаучыларыбыз гаиләләренә ярдәм итүгә багышланган атналык эш киңәшмәсе үткәрә.

Очрашу форматы максималь предметлы. Хәрби хезмәткәрләр һәм аларның социаль кураторлары исемлекләре тулысынча актуальләштерелде. Һәр куратор үзенә беркетелгән гаиләләрнең агымдагы хәле турында хәбәр итә. Чынбарлыкка туры китереп проблемалы сораулар яңгырый. Һәр очрак буенча оператив карарлар кабул ителә.  

Район башлыгының шәхси контроле астында атналык киңәшмәләр уздыру исемлекләрне тиз арада актуальләштерергә, һәр гаиләдә чынбарлыкны күрергә һәм килеп туган проблемаларны шунда ук хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International