«Юность» кинотеатры РФ мәдәният министрлыгыннан 2,5 млн сум күләмендә грант алды. .
Субсидия кысаларында кабатлау серверы, кинопроцессор һәм комплектлау җиһазлары алыштырылачак, шулай ук ксенон яктылык чыганагын лазерлыга алыштырып, кинопроекция җиһазлары модернизацияләнәчәк. Бу яңартулар нәтиҗәсендә сурәт сыйфатлырак булачак, техника тотрыклырак эшләячәк һәм ресурсларны экономияли алачак. Ә даими хезмәт күрсәтү вакытында проектор күпкә озаграк хезмәт итәчәк.