Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы ачылды!

2026 елның 5 августы, чәршәмбе

Анда безнең районнан төрле өлкәләрдә эшләүче 112 иң яхшы белгечләребез кертелде.Лауреатлар үзләрен https://gordost.tatar.ru.платформасында таба алалар  

Исегезгә төшерәбез,  электрон мактау тактасын булдыру инициативасы белән республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чыкты. Кандидатлар хезмәт коллективлары тарафыннан тәкъдим ителде, ә төп таләпләр эш стажы, дисциплинар җәзалар булмау һәм югары һөнәри нәтиҗәләр иде.

Хәзер платформада 4,8 мең предприятиедән 15 меңнән артык лауреат бар. Иң яхшы хезмәткәрләрнең исемнәре ел саен яңартылачак.

Якташларыбыз белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International