Белем бәйрәмендә Камай мәктәбе ишекләрен киң ачып, укучыларны, укытучыларны, кунакларны кабул итте.

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Белем бәйрәмендә Камай мәктәбе ишекләрен киң ачып, укучыларны, укытучыларны, кунакларны кабул итте.    Менделеевск шәһәр башкарма комитетыннан Сабитов Р. Х, Ахметов Н.Н. - «Менделеевскагрохимсервис» директоры  Ахметов Н. Н., мәгариф идарәсе методисты Кочергин А. А.,  Камай авыл җирлеге башлыгы  Ахунзянов И. М. укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны бәйрәм белән котладылар, 1 нче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырдылар. Беренче кыңгыраудан сон “Мин сәләтле” дигән дәрес узды. Камай мәктәбендә белем алган, көрәш спорты буенча зур уңышларга ирешкән Калимуллин Р. балаларга үзенең киңәшләрен бирде, теләкләрен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International