Кешегә ел фасылларының һәммәсе дә кирәк булган кебек, гомернең дә һәр фасылы бик тә кирәк, бик тә кадерле. Быел өлкәннәр айлыгы көзнең иң матур көннәренә-әбиләр чуагына туры килде. Шул уңайдан Иске Гришкин авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханэче 58 ел бергә тату гомер итүче Мария Павловна һәм Степан Михайлович Булановлар гаиләсен котларга килделәр. Степан Михайлович бик күп еллар “Азин” совхозында партоешма җитәкчесе, яшьрәк вакытта китапханәче, ә Мария Павловна авыл советы сәркатибе, кибетче булып хезмәт куйганнар. Әле Мария Павловна күп еллар дәвамында “Бигәш” фольклор ансамбле составында чыгыш ясаган.
Шулай ук бәйрәм белән котлауларны Иске Гришкин мәдәният йортында җыештыручы Андреева Елизавета Анатольевна да кабул итте.