"Яшьлегемә кире кайтыр идем”

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе
1 нче октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан Сәйтәк авыл клубында “Яшьлегемә кире  кайтыр идем” исемле ял кичәсе булды.Бәйрәмгә авылыбызны яше-карты килде. Бәйрәм барышында әби-бабайларыбыз үзләренең яшь чаклары  турында сөйләделәр. Бәйрәм  куңелле җырлар, дәртле биюләр белән аралашып барды. Бәзәкә мәдәният йортының сәнгать осталыры чыгышы көчле алкышларга күмелде. Кичәне ,авыл китапханәчесе Данилова Е.И. белән берлектә  , клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. әзерләде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International