“Безнең йортыбыз – Татарстан”

2015 елның 7 ноябре, шимбә

3-4 нче ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера  һәм балет академия театрында  Бердәмлек көненә багышланган, Республиканың этнокультура фестивале кысаларында  “Безнең йортыбыз – Татарстан” гала - концерты узды. Концертта Татарстан Республикасының президенты Р.Н. Минниханов катнашты. Безнең районнан бу кичәдә халык бию түгәрәге ансамбле “Шаян”, фольклор халык ансамбле “Кристалл”,Иске - Гришкин  фольклор ансамбле “Бигэш” катнашты.

       Безнең артистларыбызның чыгышын фестиваль комиссиясе югары бәяләде. Тантаналы рәвештә “Шаян” ансамбле (җитәкчесе  - ТР атказанган культура эшлеклесе  Н.Ш.Насифуллина)  400 мең сум сертификат белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International