"Без бергә чакларда"

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Лира Улько җитәкчелегендә "Ля-ля-фа" балалар вокаль-эстрада студиясе Яр Чаллы шәһәрендә "Без бергә чакларда" халыкара проектында катнаштылар. Бу конкурс Түбән Кама, Зәй, Минзәлә, Яр Чаллы, Лениногорск шәһәрләреннән талантлы балаларны җыйды. Вокалга бәя бирүче профессиональ жюри: Бутушин Сергей Иванович- Россиянең атказанган артисты, Мәскәү Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать университеты доценты , Мәскәү шәһәренең Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты. Царегородцев Владимир Андреевич- Гнесиных исемендәге Россия академия һәм музыка профессоры, Мәскәү шәһәренең Россия академия хорының сәнгать җитәкчесе. Сабитовская Резеда Газизовна- РФ һәм РТ-ның атказанган эшлекле, И.В.Аухадеев исемендәге Казан музыка колледжының сәнгать җитәкчесе. Казан шәһәренең фортепиано бүлеге җитәкчесе.

    Конкурс нәтиҗәләре буенча Садыкова Камилла II дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булды, Сайранова Эльвина 9-12 яшьлек катнашучылар арасында I дәрәҗәле дипломант булды.

  Без коллектив җитәкчесенә һәм катнашушычалрга зур уңышлар телибез!Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International