22 ноябрьдә Ижевка мәдәният йөртында "Көз гүзәле-2015 күңел ачу программасы уздырылда. Кичәне мәдәният директоры А.М. Затирко ачып җибәрде. Алып баручы Фәнисә Нургалиева жюри белән таныштырды. Аның составында председатель Елена Пономарева, мәктәп директоры Димухаметов Р.Ф һәм башкалар.
Конкурста бик чибәр 7 кыз катнашты. Бу конкурста җиңеп чыгар өчен конкурсанткалар үзләренең актерлык осталыкларын, куллары белән эшләнгән әйберләрен яклап чыгарга тиеш иделәр.
"Мин нинди" бәйгесендә һәр катнашучы жюри әгъзаларына үзен күрсәтте. "Көз-минем сулышым" конкурсында конкурсанткалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алга таба табигый материаллардан ясалган әйберләрен яклап чыктылар. Иң кызыклы конкурс "Искиткеч талант" дип аталды. Кызлар матур итеп биеделәр , җырладылар , шигырьләр сөйләделәр. Ахырда жюри һәм катнашучыны номинация буенча билгеләде.
"Фантазия гүзәле"- Илина Каримова;
"Сокландыргыч гүзәл"- Зарина Гильмутдинова;
"Сөйкемлелек гүзәле"- Ләйсән Нуруллина;
"Матурлык гүзәле"-Гөлназ Нагимова;
"Иң чибәр гүзәл"- Дарья Судакова;
"Сулыш гүзәле"- Милана Бернер.
"Көз гүзәле-2015" конкурсында җиңүче Юлия Рамазанова булды. Конкурс азагында барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.