22 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең, Сарман трактында атна саен үтә торган Минсельхозпродом ярминкәсе уздырылды. Бу ярминкәдә Менделеев муниципаль районы да катнашты. Актив катнашучылар исемлеге: КФХ Аглиев Динар Раисович, Махмудов Эльдар Абтолыб Оглы, Гасанов Мехти Акбер Оглы һәм Иске Гришкин шәхси куллану хуҗалыгы. Шәһәрдәшләребезгә төрле азык төлекләр тәкъдим ителде: сөт азыклары, казлар, итләр һәм яшелчәләр. Барлыгы 200 мең сумга якын азык-төлек сатылды.