"Мөстәкыйль балалар"

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

21-нче ноябрьдә Менделеев шәһәрендә "Волонтерлар" үзәге, "Мөстәкыйль балалар" проекты белән берлектә Даминдар Махмудовка акча җыюның 2 этабын оештырды. Волонтерлар "Теләк агачы" акциясе оештырдылар. Тәрбия үзәгенә йөрүче балаларның ата-аналар битараф кала алмадылар. Алар төрле төстәге тасмалар сатып алдылар һәм аларны "Теләк агачына" бәйләделәр.

Ата-аналар һәм аларның балалары, шушы тасмаларны бәйләп  Даминдарның тиз терелүен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International