Менделеев шәһәренә "Бизнесс-десант" белем бирү семинары.

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

 2015 елның 30 ноябрендә 11 сәгатьтә С.Гассар исемендәге мәдәният йортында Татарстан Республикасының экономика Министерствосы "Бизнес десант" дигән бушлай белем бирү семинары уздырачак. Семинарда катнашучыларга бушлай әзер бизнес-идеяләр, әзер документ комплектлары тәкъдим ителә. Бу идеяләрне кулланып тиз арада үзеңнең шәхси бизнес юнәлешеңне башлап җибәрергә мөмкин.

Бу бизнес-комплектлар ярдәмендә эшмәкәрләр үзләренең эшләрен башлап җибәрергә мөмкиннәр. Катнашучыларга Татарстан Республикасында кече һәм уртача бизнесларның ничек алып барылуы турында презентацияләр күрсәтәчәкләр.

Моннан тыш катнашучылар алдында Казан һәм Мәскәү шәһәреннән оста бизнес-тренерлар чыгыш ясаячаклар. Алар кризис дәверендә бизнесны ничек саклап калу серләре турында сөйләячәкләр.

Үзләренең бизнесларын ачып җибәрергә теләкләре булган эшмәкәрләр чакырыла. Керү иркен. Регистрация өчен телефон 2-10-31.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International