Химик” спорт комплексында кикбоксингның фулл-контакт бүлегендә “Көзге очрашулар” ачык турниры үтте.Ярышларда Менделеев һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән 32 спортчы катнашты. Судьялар коллегиясе башында бөтөнроссия категориясендәге судья А.Комаров торды. Җиңүчеләр арасында тренерлар Олег Немтырев, Владимир Гудовских һәм Артем Никитин кулы астында тәрбияләнүчеләр бар иде. Беренче урыннарны Дима Шевченко, Реналь Сайранов, Саша Иванов, Ислам Валиевләр яуладылар. Икенче урынга Кирилл Евдокимов, Влад Недорезов, Денис Шагабутдинов, Дима Зеленин, Ринат Сунгатов, Кирилл Чернов, Илья Бакаев, Саша Латфуллиннар лаек булдылар.