Үзәк китапханәдә үткәрелгән китапханәчеләр киңәшмәсендә Әдәбият елына багышланган “Китап хәзинәләре утравы” буктрейлеры район конкурсына нәтиҗә ясалды.
Буктрейлер – китап эчтәлеге буенча төзелгән кыска видеоролик. Бу, барыннан да элек, әсәрнең сюжет линиясенә, геройларына игътибар җәлеп итәрдәй, кызыклы реклама булырга тиеш. Буктрейлер төзү – китапны заманча күзаллау, аның видеоформаттагы аннотациясе ул. Моны карагач, кешедә китап уку теләге уянырга тиеш.
Конкурс китап укучыларның санын арттыру, яшьләрне китап укуга җәлеп итү максатыннан уздырылды.
Конкурска 15 эш тәкъдим ителде. Буктрейлерлар төрле яшьтәгеләр өчен, заманча технологияләр белән баетылган иде. С.Прокофьева, В.Драгунский, С.Есенин, В.Катаев, В.Каверин, В.Закруткин, Фред Адра, А.Ахметгалиева авторлыгындагы китаплар тәкъдим ителде. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады.
Җиңүчеләр:
Тойма китапханәсе китапханәчесе Ямалутдинова Ф.З. “Татар халык әкиятләре” китабына буктрейлеры өчен 1 нче урын алды.
Турай китапханәсе китапханәчесе Бәйрәмгалиева З.М. А.Приставкинның “Ночевала тучка золотая” китабына һәм Камай китапханәсе китапханәчесе “Сергей Есенин” китабына буктрейлеры өчен 2 нче урын алды.
Татар Чаллы китапханәсе китапханәчесе Шишова Е.Б. В.Каверинның “Ике капитан” һәм балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Сырышева Т.Н. О.Кургузовның “Кечкенә малай хикәяләре” китабына буктрейлеры өчен 3 нче урын алды.
Үзәк китапханә библиографы Устюжанина О.А. һәм балалар китапханәсенең баш китапханәчесе Марготнова И.А. буктрейлерлары конкурстан тыш билгеләп үтелде.
Барлык катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Барыгызга да уңышлар телибез.