“Җәмгыять инициативасы” республика конкурсының “Гаиләне саклау” номинациясендә җиңү яулаган КЦСОН “Берег надежды” халыкны социаль яклау үзәге “Клуб “Фотомагия” проектында грант отты. Проектның авторы – педагог-психолог Мария Александрова. Проектның максаты – фототерапия кулланып, физик мөмкинлекләре чикле булган балалы гаиләләрне социаль-психологик тернәкләндерү.
“Физик мөмкинлекләре чикле балаларның саны елдан-ел артып тора. Аларга ничек ярдәм итәргә? Шушы сорауларга җавап табу, балаларга ярдәм итү йөзеннән төрле яңа эш методлары эзләргә туры килә. Проект балаларны фото эше белән таныштыруны күздә тота. Безнең карашыбызча, әгәр бала фотокамера алдында, игътибар үзәгендә кала алса, үзенең куркуларын тизрәк җиңәр иде. Мондый балаларга үз фикерләрен сүз белән түгел, ә образ, рәсем, фотография аша белдерү җиңелрәк. А.Сократ “Һәр кеше – кояш. Яктыртырга мөмкинлек бирегез” дигән. Баланың кояш кебек балкып торуы зурлар кулында”,– ди Мария Александрова.
Проектның төп нәтиҗәсе – физик мөмкинлекләре чикле балалар белән фотоблокнотлар, фотокалендарьлар, фотокүргәзмәләр төзү. Бу эш мондый балаларның үсеше өчен уңай тәэсир итәчәк.