“Өченче буын университеты”нда пенсионарлар өчен укулар дәвам итә. “Рәсәйнең пенсионерлар союзы” рәисе Бикметова Р.Н. үзе дә шушы курсларның актив тыңлаучысы.
16 ноябрьдә Менделеевск районы нотариусы Зарипов Марат Мисхәт улы Менделеевск районы пенсионерлары өчен “Мирас” темасы буенча укулар уздырды. Курсны тыңлаучылар лексияне игътибар белән тыңлаганнан соң, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр , һәм нотариус һәр сорауга тулы җавап бирде.
Мирас буенча катлаулы сорауларга Марат Мисхәт улы кирәкле документлар белән , бушлай юридик ярдәм күсәтү өчен, нотариаль конторага чакырды.
23 ноябрьдә “ Өченче буын университеты” студентлары алдында Иштанова Раушан Камил кызы чыгыш ясады.Үзенең чыгышында пенсиягә баллар өстәлү, пенсионерларга ташлама- Ерак Төньяк һәм шуңа тиң регионнар, шулай ук СНГ республикаларына сорау җибәрү тәртибе белән өлкән кешеләргә булышу иде.
Дипломлы белгеч Шәйхуллова Татьяна Альбертовна шулай ук график кысаларында пенсионерларга физик культура буенча дәвалау курслары үткәрде. Тренерның махсус методикасы ярдәмендә курслардан соң пенсионерлар үзләрен дәртле һәм сәламәт хис иттеләр.
“ Өлкән буын университеты” – өлкәннәргә һәрьяклап яхшы ярдәм.