“Шоколад иле”

2015 елның 28 ноябре, шимбә

Ел саен һәр ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Дөньякүләм сыйфат көне үткәрелә. 26 ноябрьдә Балалар китапханәсендә 1 нче гимназиянең 4 сыйныф укучылары өчен ТР Дәүләталкагольинспекциясе  Досманова Э.Р. “Шоколад иле” дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.

Сыйфат проблемасы – икътисадның иң җитди проблемаларының берсе.Алган товарның сыйфатын кечкенәдән ачыклый белү мөһим.Шуңа күрә балаларның татлы ашамлыгы шоколад - кичәнең темасы итеп алынган иде.

Очрашуга Тепа белән Шлепа килән, алар кичәне күңелле тамаша белән башлап җибәрделәр Эльмира Рафаэль кызы шоколад тарихын, аларны җитештерүчеләр белән таныштырды.

“ Шоколад”викторинасында балалар 2 командага бүленеп бик актив катныштылар Лингвистикада үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.Тепа белән Шлепа “Этика Кодекслары “белән таныштырды Кичә ахырында балалар шоколад дегустациясендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International