Баланы китап укырга ничек күндерергә? Үзлектән кирәкле мәгълүматны табарга ничек өйрәтергә? Күпләр компьютер, һ. б.чаралар заманында, китап уку актуаль түгел дип уйлыйлар.Китап баланың дөньясына кечкенәдән салынырга , аның гамәлен баетырга,гаҗәеп ачышлар ясарга тиеш.
Бала китапны яратырга, аңа тартылырга тиеш.Китап-гаҗәп әйберләр күренәчәк көзге, сердәш; ялгызлыкта иптәш,ярдәмче,үткән заман хәлләрен сөйләп торучы,акыллы кешеләрнең акылларын күрсәтүче ул.
Әңгәмә барышында кечкенә балалар китапларның яңа серияләре белән таныштылар.