7нче номерлы “Алтын балык” балалар бакчасында ” Гаилә белән яктыртыгыз !”дигән үгетләү акциясе уздырылды.Юл йөрү кагыйдәләрен җәяүлеләргә көннең караңгы вакытында,яки яктылык җитәрлек булмаган шартларда яктылык кайтаручы элементларны, үзеңнең шәхси куркынычсызлыгың өчен турыдан-туры кулланырга тәкъдим итәләр
3номерлы олылар төркеменең ата-аналары һәм балалар фликерлар турында күбрәк белү максатын куйдылар. (тәрбияче Байкова С.А)
Атна буе ата-аналар һәм балалар бу тема буенча күптөрле эшчәнлек төрләре белән таныштылар: нәрсә ул фликерлар; нәрсәдән ясалган;ничек алар “эшлиләр”;ниндиләре була;кая куела. “ Дирекция БДД РТ “ ГКУфилиалы җитәкчесе Ф.Г.Гимаева безнең шәһәрдә кайдан сатып алырга мөмкин булган урыннарны әйтте.
3номерлы олылар төркеменең балалары өчен тыныч ,чөнки аларның ата-аналары яктылык кайтаручы беләзекләр,брелоклар,значоклар,наклейкалар сатып алды.Алар гаиләнең куркынычсызлыгы өчен тырыштылар.
” Гаилә белән яктыртыгыз !” акциясе күрсәтә-яктылык кайтаручылар эшлиләр.