"Менделеев шәһәрендә эшкуарлар өчен”Бизнес-десант “ дигән семинар үтте.

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

С.Гассар исемендәге мәдәният йортында тәҗрибәле бизнес-тренерлар менделеевлылар өчен үз эшеңне ачу һәм алып бару турында консультация үткәрделәр.Татарстан Республикасының икътисад Министерлыгы вәкилләре шәһәрдәшләребезгә бизнесны ничек башларга,базар позициясен ныгытырга ,авырлыклар белән көрәшергә,эшмәкәрлек хезмәтенең уңай яклары турында сөйләде.Район территориясендә 801 кеше кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнә,шуларның 539 шәхси эшмәкәр.Аларның күпчелеге сәүдә өлкәсендә,җәмәгать туклануында,авыл хуҗалыгында,эшкәртү производствосында,шулай ук элемтә,транспорт һәм төзелеш өлкәсендә  эшли.Районда эшмәкәрлек -грантлар,субсидияләр,программалар һәм дәүләт ярдәме белән үстерелә.Крестьян хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Нигматзянов “Лизинг-грант”программасы буенча гаилә терлекчелек фермасын үстерү өчен ,авыл хуҗалыгы җиһазлары һәм трактор алу өчен акча алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International