Тихонова авыл китапханәсендә ”Дөньяда син барыннан да яхшы”дигән Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.Бу кичәгә әбиләр,әниләр,иң актив укучылар чакырылган иде.
Китапханәче Медведева Надежда Степановна килгән кунакларны бәйрәм белән котлады.Дөньяда изге сүзләр бар.Шул сүзләрнең иң җылысы,ягымлысы-Әни сүзе.
Бу сүз - әниләрнең кул җылысын,йөрәк җылысын йөртә.Һәр кеше өчен бу иң кадерле сүз.Бүген бу бәйрәм көнендә барлык әниләрне котлыйбыз.Бәхетле,ләкин җиңел булмаган
язмыш- әни булу.Кемнәргәдер бала булу,һәм ана кулларының җылысын тою-зур бәхет.Сезне Әниләр көне белән!