”Батырлар үзләренең бүләкләрен эзли”

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Җиңүнең 70 еллыгын 2015 нче елда безнең илебез бәйрәм итте.Безнең Менделеев шәһәрендә бу чарага багышланган бәйрәмнәр ел буе уздырылды.Шунысы куанычлы, шәһәрнең Туган якны өйрәнү музее бу эштә үзенең өлешен кертә.Август аенда музей хезмәткәрләре МБГБУ “Беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең”саклау фондына куелган документларын мәктәпләргә тарату өчен әзерли башладылар.Туган  якны өйрәнү  музееның саклау фонды хезмәткәрләре Валиева Ю , Фазлиева А   ХХ гасырда 1нче номерлы мәктәп музее җитәкчесе булып эшләгән В.И.Верёвкина ярдәме белән тылда хезмәт итүчеләр һәм сугышта катнашучыларның 60-70 елларда тутырган анкеталарын таптылар.”Хәтер” китабына кертелмәгән ветераннарны эзләделәр. ”Алар җиңү белән кайтты”эзләнүләрендә 145 кешене һәм 5 тыл Героен таптылар.

  1. Агзамов Галимзян Саберзянович, 1909елгы.
  2. Балобанов Иван Михайлович, 1916 елгы
  3. Волков Пётр Евлампиевич, 1904 елгы
  4. Горшенин Иван Романович, 1908 елгы
  5. Кардыгулов Фуат Нигматуллович, 1923 елгы
  6. Калмыков Александр Петрович, 1924 елгы
  7. Колупаев Александр Фёдорович
  8. Попонин Михаил Андреевич, 1925 елгы
  9. Потанин Игнатий Николаевич, 1900 елгы.
  10. Самосватов Пётр Николаевич, 1917 елгы
  11. Сафронов Алексей Наумович, 1907 елгы
  12. Сибгатуллин Гиният, 1911 елгы
  13. Ступнико Николай Иванович, 1224 елгы
  14. Филинов Семён Михайлович, 1901 елгы
  15. Харьков Пётр Иванович, 1926 елгы
  16. Цыпленков Иван Петрович, 1921елгы
  17. Шакиров Рафаил Михайлович, 1924 елгы
  18. Шишкин Юрий Сергеевич, 1923 елгы
  19. Шумилов Иван Иванович, 1922 елгы

Туган якны өйрәнү музее үзенең эшчәнлеген дәвам итә , ләкин табылган документлар үзләренең адресатларын көтә.Адресларны һәм адресатларны эзләү буенча шәһәрнең мәктәптән тыш эшләр Үзәге волонтерлары да кушылдыЭшнең уңышлы булачагына ышанабыз һәм Менделеев төбәгендә яшәүче халык та кушылыр дип өмет итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International