«Терроризмга-юк!»

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Шундый лозунг астында №7 «Алтын балык» балалар бакчасында антитеррор профилактикасына багышланган чаралар узды. Хезмәткәрләр, балалар, ата-аналар өчен инструктаж, күз-колак булу,  терракт була калган очракта балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре искәртелде. Бу максаттан чыгып балаларны мәктәпкә әзерлек группасын алып баручы тәрбияче Р.Р.Бузанова комплекслы шөгыль үткәрде. Бу дәрестә балалар терроризм турында презентация карадылар, сөйләшү ахырында “Кулга кул тотынышыйк, дуслар!”дигән аппликация ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International