1998нче елдан башлап безнең илебездә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр бәйрәме булып уза. Бу көнне әниләргә үзенчә рәхмәт әйтү, мәхәббәт белдерү һәм хөрмәт итү көне дип тә атап була. Алар безгә тормыш бүләк иттеләр, мәхәббәтләре белән безне җылыттылар. Мунай Мәдәният йортында 28 ноябрьдә “Әниләр көне” бәйрәменә багышланган концерт булды. Бәйрәмгә бүләк итү гадәткә кергән, шуның өчен беренче бүләк – балалар булды, чөнки иң яхшы бүләк – балалар. Сәхнәдә бию коллективы «Сладкоежка». Бу көнне сәхнәдә балалар бик еш чыгыш ясадылар: иң кечкенә артистлар- «Тургай» балалар бакчасы балалары, «Серпантин» һәм «Сладкоежка» бию коллективлары әниләргә «Грибочки»,«Листопад», «Ромашка», «Я огонь, ты вода», «Самовар» биюләрен бүләк иттеләр. Диана Созонова «Маме» дигән күңелле җырын тапшырды. Ә Альбина Хафизова җырын тыңлаганда, Мунай авылының бөтен әниләре экранда яктырдылды. Гөлүзә Петухова инде вафат булган әнисенә матур сүзләр һәм «Мэн яше энкэем» дигән җыр иҗат иткән. Әлбәттә «Лунное сияние» ансамбле дә тамашыларга үзләренең иң яхшы җырларын бүләк иттеләр. А.Костина һәм Е.Созонова дуэтының «Жилек жидэм» керәшен җыры тамашыларга кәеф күтәрде. Концерт Надежда һәм Валерия Бакаевалар башкаруында «Ты моя» җыры белән тәмамланды. Концерт программасын Мәдәният йорты хезмәткәре Любовь Калягина һәм китапханә мөдире Надежда Ахмедова әзерләде.