Менделеевск районы буенча 2015 ел 11 ай эчендә алкоголь базары өлкәсендә бозулар турында мәгълүмат.

2015 елның 4 декабре, җомга

2015 елның 11 ай дәвамында ТР Яр Чаллы алкоголь инспекциясе территориаль органы контрольдә тоту буенча  61 чара үткәрде, шуларның 36 – алкогольле һәм спиртлы продукцияне реализация өлкәсендә.

Уздырылган контроль чаралар барышында 47 бозу ачыкланды, шуларның 35  алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә.

- алкогольле продукция әйләнеше  маркировкасыз (шул исәптән казахстан продукциясен)  8 очрак; - законсыз товарларны сату, тыелган товарны ирекле тормышка ашыру ( этанол) - 5 очрак; - алкогольле продукцияне сату вакытын бозу – 8 очрак; - сырага кварталь декларация  тапшырмаган – 7 очрак; - самогон сату - 4 очрак; - лицензиясез эшчәнлек - 1 очрак; - тыелган урында алкогольле продукцияне тормышка ашыру - 1 очрак; товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең  бозулары– 1 очрак. Барлыгы 2015 елда законсыз әйләнештән 2170,8 литр алкоголь продукциясе тартып алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International