Менделеевск районы Монай авылының балалар бакчасы 30 еллыгын билгеләп үтте.

2015 елның 5 декабре, шимбә
Менделеевск районы Монай авылының балалар бакчасы  30 еллыгын билгеләп үтте. " Тургай" балалар бакчасы педагогларын һәм тәрбияләнүчеләрен котларга  мәгариф Идарәсе җитәкчесе Дмитрий Сапожников, авыл җирлеге башлыгы Виталий Месеев килделәр. Алар коллективка эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләделәр. Бу көнне чара кунаклары арасында элеккеге хезмәттәшләр дә бар иде. 20 ел дәвамында мәктәпкәчә учреждениедә Нурия Сапаева эшләгән, аның эшен кызы Светлана дәвам итте.  Авыл халкы сүзләренә караганда, Светлана Сергеевна  максималь тулаем бирелеп, заман сулышын тоеп эшли. Тәрбиячеләр балалар белән бергә кызыклы бәйрәм программасын әзерләгән, балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр.Балалар бакчасы тормышында  актив катнашучы  ата-аналар да коллективка зур рәхмәт белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International