Шимбә көнне Менделеев районы башлыгы Валерий Чершинцев 12 номерлы балалар бакчасында булды.Ул бирегә кайнар су белән тәэмин итү өчен урнаштырылган җиһазны һәм җылытуны тикшерү максаты белән килде. Искә төшерәбез, безнең районда шундый программа эшләп килә:аның нигезендә җылылык өчен түләү норматив буенча түгел, ә асылда кулланылган гекокаллорий өчен башкарыла. Яңа елга кадәр бу җиһаз калган уку учреждениеләренә дә куелачак.