Менделеев шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда ачык ишекләр көне узды. Аның беренче кунаклары булып Алабуга районы пенсионерлары Союзы һәм Алабуга шәһәре картлар һәм инвалидлар йорты вәкилләре булды. Бу чара халыкара инвалидлар декадасы рамкасында узды. Чараның башлап җибәрүчесе - Менделеев районы пенсионерлар Союзы һәм Пенсия фонды. Чараның программасы нигезендә кунаклар музей һәм шәһәребезнең тарихы белән таныштылар.