Кече залда район җитәкчеләре белән берлектә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү утырышы узды. Авария ситуациясе турында ОГИБДДның җитәкчесе вазифасын башкаручы- Башаров Игорь Борисович чыгыш ясады.Узган ел да 25 юл хәрәкәте вакыйгасы булган, 2015 нче елда бу сан үзгәрмәгән. Барлыгы 4 кеше һәлак булган, ә 26 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов уздырды.