Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре балалар өчен ат спорты базасына мавыктыргыч экскурсия оештырдылар. Балаларны капка төбендә база хезмәткәре Алибаева Люция Аликовна каршы алды. Люция Аликовна аларга ат токымнары турында сөйләп кенә калмады, шулай ук һәр токымның билге үзенчәлекләрен аерып күрсәтте. Хезмәткәр балаларга атлар белән аралашудан уңай позитив алу мөмкинлеге турында әйтеп үтте. Сөйләшү барышында без иппотерапия турында да таныштык. Иппотерапия –ул атлар яки пони ярдәмендә психотерапевт дәвалау методы икән.