“Без бергә”

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

6 нчы декабрь көнне  балалар китапханәсендә “Без бергә” исемле күңелле сөйләшү узды.Бу чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган иде.Безне Смешинка (Сырышева Т.Н)  каршы алды һәм уйнарга тәкъдим итте. Бу очрашуга ул үзе генә килмәгән. Аның белән бергә Смайликлар да(Марготнова И.А, Назарова Е.А) килгән иде. Без бергә  биедек  һәм  уйнадык, табышмаклар чиштек, җырлар җырладык. Бик күңелле булды. Без әле тагын бүләкләр дә алдык. (Спонсорлар  ИП «Шарафеева», ИП «Шакирова»).  Сюрпризлар әле моның белән генә бетмәде. Безне чәй табыны көтә иде.Соңыннан безгә  китапханә коллективы   презентация тәкъдим итте. Бу әкиятләр китабын Закусилова Аня язган. Бәйрәм  безгә бик ошады. Без китапханә коллективына бик рәхмәтлебез һәм эшләрендә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International