Менделеев муниципального районының авыл хуҗалыгы оешмалары 5 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган ярминкәдә катнаштылар. Алар арасында Аглиев Динар Раисович, Махмудов Эльдар Абтолыб Оглы, Гасанов Мехти Акберлар бар иде.Шәһәрдә яшәүчеләргә бал,сөт, фураж, каз, яшелчә һәм ит тәкъдим ителде. Барлыгы 170 мең сумлык продукция сатылды.