2015 нче елның 5 нче декабрендә мәктәптән тыш үзәк оештырган “Туган ягыңны бел һәм ярат!” исемле патриотик уен узды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Уен квест формасында үтте. Аны оештыручы – Мухаметзянова Гүзәл Камил кызы. Балаларга 5 станциядән торган шаршрут бите бирелде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, ГТО нормаларын тапшырдылар.Соңгы станция- Менделеев шәһәренең Почетлы гражданины В.В.Георгиевский фатиры иде. Җиңүче командага бүләкне Георгиевскийның тормыш иптәше Нина Михайловна тапшырды һәм үзенең теләкләрен җиткерде.