Дүртенче декабрьдә Икенче санлы “Әкият” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Сихри юлтамгасы” дип аталган беренче шәһәрара бәйге-фестивале уздырылды. Бәйгедә № 1, 2, 6, 7, 8, 10 балалар бакчасыннан балалар катнашты. Һәр командада 4 шәр кеше көч сынашты. Бәйгенең мәсьәләсе булып балаларга юл һәм транспорт травматизмы булдырмау буенча башкарылган профилактик эшләр булдыру. Балаларның юлда үз-үзләрен тоту, юл йөрү кагыйдәләрен белүдә ныклы белемнәрне булдыру, бу мәсьәлә буенча ата-аналарны җәлеп итү тора. Бәйгедә катнашучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук өй эше итеп юлда ата-аналар катнашында булган төрле хәлләр буенча фотосурәт алып килергә булган. Бу эш тә балалар тарафыннан башкарылган иде.
Жюри тарафыннан бәйгенең җиңүчеләре түбәндәгеләр:
1 урын – 2 нче санлы “Әкият” балалар бакчасы командасы, тәрбияче Медведева Ю.М.,
2 урын – 7 нче санлы “Алтын балык” балалар бакчасы командасы, тәрбияче Байкова С.А.,
3 урын – 6 нчы санлы “Аленушка” балалар бакчасы командасы, тәрбияче Сагадеева З.К..
Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләрне Менделеев районы буенча майор Башаров И.Б. тапшырды. Шулай ук 2 нче санлы балалар бакчасы җитәкчесе Легошина Г.Н. әлеге пропагандада актив катнашкан өчен бүләк һәм грамота белән бүләкләнде.
Җиңүчеләрне мәгариф идарәсе җитәкчесе Сапожников Д.А. котлады.
Шулай ук әлеге бәйгедә Менделеев районы мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия методисты һәм ГКУ Менделеев филиалы башлыгы Гимаева Ф.Г. катнашты.
Конкурсның иганәчесе ГКУ «Дирекция ФНиОП БДД РТ».