Тат. Ахтиял авылында яшәүче Мөнәвәрә Нигматуллина 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

-Безнең авыл экологик чиста урында урнашкан, чишмә суыннан кайнаган чәй белән сыйлыйм үзегезне, - дип каршы алды Мөнәвәрә әби килгән кунакларны. Район башлыгы ярдәмчесе  Ләйсән Галеева, Ветераннар советы председателе Любовь Сорокина, авыл җитәкчесе Әлфирә Рахимова юбилярны чын күңелдән тәбрикләделәр, Россия Презедентыннан открытка, Менделеев районы башлыгы Валерий Чершинцевтан бүләк тапшырдылар.

-Мин бәхетлемен, - диде саубуллашканда Мөнәвәрә әби кунакларга. Чөнки тормыш иптәшем Шәех төзегән йортта яшим, минем янымда балаларым, оныкларым һәм оныкчыкларым бар. Озын гомер һәм сәламәтлек биргәне өчен  көн саен Аллага рәхмәт укыйм, һәм сезгә дә шуны ук телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International