Россиянең МЧС оешмасының 25 еллыгы һәм Татарстан МЧС ның 20 еллыгы уңаеннан алар янгын сүндергечләр өләшү буенча акция үткәрәләр. Районга ике янгын сүндергеч һәм янгын куркынычсызлыгын кисәтүче җайланма бүлеп бирелде.
-Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әлфия Салаватуллина киңәше буенча өйләрендә газ ягулыгы кулланылмаган гаиләләргә янгын сүндергечләр бирелде,-дип искәртеп үтте ОНД җитәкчесе Максим Скоробогатов. Монаш авылында яшәүче Мироновлар гаиләсендә һәм Тат.Чаллы авылында көн күрүче Клюкиннар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Элек аларның өйләрендә янгын очраклары күзәтелде. Бу ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде. ОНД хезмәткәрләре ата-аналар бу мәсьәләгә җаваплы карарлар, дип ышанып калалар.