Администрация актлар залында бүген Яңа елга әзерлек буенча җыелыш булды. Анда шәһәрнең якын арада бизәлергә тиешле урыннары турында сүз барды. Төп мәсьәләләр- шәһәрнең үзәгендә төп чыршыны кую, шәһәр объектларын бизәү, кар сыннары ясау. Шулай ук, якынча, Яңа ел салюты, 31 декабрь көнне 22.00 сәг. булачагы турында әйтелде. Әлеге утырышны испоком комитеты җитәкчесе Владимир Фролов үткәрде.