РДК «Юность» хәбәр итә

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Игелеклелек, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек көне.

Халыкара инвалидлар көнендә РДК «Юность» бинасында “Сезнен кулларыгызның җылысы” исемле чара узды.

Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әлфия Салаватуллина чараны ачып, барысын да бәйрәм белән котлады, бәхет-шатлык теләде.

Җыелган кунакларны үзләренең концерт  номерлары белән «Кристалл» ансамбле,  вокалистлар Ясавей Садыков, Надежда Бакаева, Ксения Дунаева, Ильшат Шакировлар шатландырдылар.  Елена һәм Николай Ивановларның  Мари дуэты,  Яңабирде авылыннан удмурт телендә Майя Антонова и Мария Ботникова чыгышы, Мунайкадан «Серпантин» ансамбле чыгышлары шулай ук чарада үз урыннарын алдылар.

– Безнең өчен шатлык хисләре тою, яхшы мөнәсәбәт алу, һәм нинди дә булса яңа һәм кызыклы чаралар күрү бик мөһим, - диде I группа инвалиды Галина Плеханова.

– Изге эшләрегезгә рәхмәт! Әлеге чараны булдыруга ярдәмегез өчен рәхмәтлебез, - дип хуплады Елена Васильева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International