Туган якны өйрәнү музее хәбәр итә

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Менделеев шәһәренең Туган якны өйрәнү музее “Нигезләргә кайту” VI  Республика конкурсы җиңүчесе булды.

Республиканың яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм министрлыгы шушы конкурс буенча йомгак ясады. Конкурста 34 районнан, алты номинациядә 211 эш тикшерелде.

Аның максаты – яшьләрне Татарстанның нновацион проектларына җәлеп итү һәм патриотик тәрбия бирү.

Музей хезмәткәрләре “этнотуризм маршруты” номинациясендә катнашып, беренче урынга лаек булдылар. Эшне Ольга Боднарь “Алабуга уезды тарихы”  башкарган (җитәкчесе Елена Мещерякова).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International