Менделеев шәһәренең электрогазосварщигы – һөнәре буенча иң алдынгы.

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәрендә ел саен республика күләмендә үткәрелә торган яшь һөнәрчеләр арасында осталык бәйгесе узды. Бу бәйгене Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм  минисртлыгы белән берлектә “Предприятие һәм оешмаларның яшьләр берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы үткәрергә инициатива белдерде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Карпов исемендәге химзаводның автотранспорт цехында эшләүче 19 яшьлек электрогазосварщик Илья Архипов 39 балл җыйды һәм бәйгедә дипломант исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International