Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче район комиссиясе утырышы

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

ЮХИДИ бүлеге начальнигы И.Б.Бәшәров узган 2015 нче елда булган аварияләр турында мәгълумат  белән таныштырды. Ут чагылдыручы элементларны кием-салымда кулланырга кирәклеген әйтеп китте. “ТР  юл йөрү иминлегенең гыйльми һәм гомуми белем программасын финанслау дирекциясе” нең Менделлев филиалында алып барылган эш буенча директор  Гимаева Ф.Г. хисап тотты.

 “Рубин-А” Авто-мәктәп директоры Нургалиев А.А. мәктәп эшчәнлеге һәм яңалыкларның сайтта урнаштырылуы турында әйтеп үтте.

2016 нчы елда шәһәр һәм авыл җирләрендә җәяүлеләр кичүен төзекләндерү программасын тормышка ашыру планы белән архитектура һәм инфраструктураны төзекләндерү бүлегенең  төп белгече Целищева О.Л. чыгыш ясады.

Утырышка нәтиҗә ясап түбәндәге карарлар кабул ителде:

  • Юл йөрү кагыйдәләрен бозу өчен штрафларны түләтүдә ЮХИДИ органнарын да эшкә тоташтыру;
  • Менделеев шәһәрендә чистартылучы юллар исемлегенә Мунайкадан алып урманчылыкка кадәр булган юлны кертергә;
  • Шәһәр һәм авылларда җәяүлеләр кичүен төзекләндерү программасын формалаштыруны тәмамлау;
  • Авто-мәктәп сайтын үз вакытында тутырып барырга;
  • Халык арасында ДТП штрафларын түләү һәм ут чагылдыручы элементларны куллану турында аңлату эше алып барырга.

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Фролов алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International