«Яшь рәссам” берләшмәсенең җитәкчесе Ахкиямова Эльмира Маснавиеваның укучысы Мифтахова Алсу Казан шәһәрендә узган “Көнчыгыш әкияте” халыкара конкурс-фестивалендә тозлы камырдан татар милләте колоритын чагылдырган панносы белән 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм кубок белән бүләкләнде.
“Тутый кош” рәсем студиясен тәмамлаган Красильникова Екатерина (җитәкчесе - Габдрахманова Лилия Музагитовна) үзенең керамикадан ясалган ике композициясе өчен шулай ук 1 нче дәрәҗә лауреат исеме һәм кубок белән бүләкләнде. Кызларга яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!