Менделеевская команда активистов волонтерского движения

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

 9 нчы декабрь көнне Алабуга, Яр Чаллы, Менделеев, Бехтерево волонтерлар хәрәкәтенеңактивистларыВатан геройлары көне уңаеннан оештырылган “Ватан һәм Язмыш – бердәм”исемле тантаналы кичәгә чакырылдылар. Тантана М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узды.Сәфәрне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм минисртлыгы оештырды. Бәйрәмне Идел буе федераль округында РФ президентын тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ачып җибәрде. Аннары кунакларны ТР президенты Рөстәм Минниханов котлады. Сәхнәгә илебезнең чын геройлары күтәрелде.  Алар өчен бик матур котлау концерты оештырылды. Концертны Россиянең атказанган артисты Дмитрий Харатьянов алып барды.

Барысы да бик күңелле булды. Бу чараны барлык оештыручыларга без бик рәхмәтле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International