“Батыр” балалар һәм яшьләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче укучылар Яр шәһәрендә үткәрелгән республика күләм ирекле көрәш турнирында катнаштылар.
Максим Фомин, Руслан Гайфуллин, Михаил һәм Тимур Зубринар, Роман Волков үз авырлыклары категориясендә абсолют беренчелекне яуладылар. Павел Спиридонов, Вадим Гаянов, Антон Васильев 2 нче урынга, Ильназ Абубакиров, Руслан Вафин, Ильдар Мокеев, Айдар Нажмутдинов 3 нче урынга лаек булдылар. Балаларның тренерларыА.Григорьев, Р.Хуснутдинов, И.Гильманов.
Яхшы нәтиҗәләр күрсәткән көрәшчеләр Түбән Кама шәһәрендә уздырылачак халыкара турнирда көч сынашачаклар.