Бүген “Химик” спорт комплексында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр багышланган “Спорт марафоны” үткәрелде. Халыкара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне, БМОның Генераль Ассамблея карары буенча, 1992нче елның 3 декабереннән бирле үткәрелә.
Чара РФ нең конституиясе көнендә билгеләп үтелде. Менделеев районы җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галееваның котлау сүзләре һәм РФ гимныннан соң бәйгеләр башланып китте. Дартс, метабол этү, еракка сикерү, шахмат, шашка һб уеннар бик күңелле үтте. Җиңүчеләрне мактау грамоталары һәм кубоклар белән бүләкләделәр. Бәйрәм уртак фото һәм катнашучыларның рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.