”Кама таңнары “приюты хәбәр итә

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

12 декабрь көнне “Кама таңнары” приютында 3 нче мәктәпнең 6 сыйныф укучылары безнең нәни тәрбияләнүчеләр өчен рус  халык мотивлары буенча “Колобок”, “Теремкәй”,”Кызыл калфак” әкиятләреннән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.

Сабыйлар үзенчәлекле тоемлау, яхшы кабул итү һәм эмоциональлек ягыннан аерылып торалар. Бу сыйфатлар тамаша вакытында аларда кешенең эчке дөньясы турында кызыксынуны арттырды.Әкият геройларының әхлакый асылы турында уйланырга мәҗбур итте.Мондый төрдәге чаралар баланың шәхесен үстерә, әдәбиятка, театрга кызыксыну уята.Сабыйлар күтәренке кәеф белән калдылар.

Яшь актёрлар белән очрашу күңелле атмосфера булдырды.Кичә ахырында укучылар нәниләргә бүләкләр җыелмасы тапшырдылар.Бу җыелмага “Сабыйлар өчен шигырьләр һәм әкиятләр”, “Иң яхшы рус әкиятләре китаплары кергән. Лото ,домино,конструкторлар,өстәл уеннары,шашкалар балаларның яшь  үзенчәлекләренә туры килә.Коллектив кайгыртучан һәм игътибарлы булганнары өчен 3 нче мәктәпкә рәхмәт сүзләре белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International