Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе “Батыр “хәбәр итә.

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

2015 нче елның 10-13 декабрендә Түбән Каманың “Шинник” спорт комплексында Бөтенроссия билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы Шамил Садриев истәлегенә турнир булды. Турнирда Россия Федерациясенең 14 регионыннан 240 спортчы катнашты. Казахстан һәм Таҗикстаннан да спортчылар чыгыш ясады. Балалар һәм спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Роман Волков спорт мастерына кандидатлык нормативын утәп 1 урын алды. Спортчы тренер-укытучы Хөснетдинов Р.Р. җитәкчелегендә шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International